Питрәч районының Көек авылында яңа социаль объект — табиб амбулаториясе ачылды.
Дәвалау учреждениесе Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы ярдәмендә төрле дәрәҗәдәге бюджет акчалары хисабына тормышка ашырыла торган дүрт проектның берсе булып тора.
Бинаның мәйданы 1734,5 кв. метр тәшкил итә. Амбулатория территориясендә төзекләндерү үткәрелгән, үзәк юлдан асфальтланган керү юлы барлыкка киләчәк, 18 машина-урынга парковка урнаштырылачак. Медицина учреждениесе сменага 100 кешегә исәпләнгән.