Марат Айзатуллин нәни татарстанлыларның теләкләрен тормышка ашырды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада яшәүче балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды.

Министр бәйрәм чыршысыннан теләкләр  язылган дүрт ачык хатны алды. Лаеш районының Столбище авылыннан 3 яшьлек Дима Бурунов һәм Буадан 4 яшьлек Камил Усманов теләгән электромобильләр алды. Әлмәттән 7 яшьлек Даниэльнең һәм Түбән Кама шәһәреннән 6 яшьлек Рифатның яңа ел хыялларын ашыруда Марат Айзатуллин шулай ук ярдәм итте.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм өлкәннәрнең Яңа ел теләкләрен тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International