Илшат Гыймаев төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында чыршы һәм шугалак ачуда катнашты

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның Совет районында Татарстанның төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверында чыршы һәм шугалак ачылды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты. Район башлыгы Роман Фәтхетдинов белән бергә якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан министр урынбасары бәйрәм чыршысындагы утларны кабызды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверы Карбышев һәм Танк урамнары киселешендә урнашкан. Парк исемен үзгәртү турында карар узган ел республиканың төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә кабул ителде.

2022 елда паркта төзекләндерү үткәрелде: фонтан яңартылды, җәяүлеләр өчен юллар салынды, беседка, таган куелды. Моннан тыш, яңартылган паркта спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килде, Татарстанның төзелеш тармагы турында мәгълүмат урнаштырылган стендлар урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International