Казанда мәктәпләрне капиталь ремонтлауның 60% тәмамланган

2013 елның 30 июле, сишәмбе

Агымдагы елның капиталь ремонт программасына кертелгән Казанның барлык 19 мәктәбендә, ремонт эшләрен, 15 августка тәмамларга кирәк. Әлеге мәктәпләрдә белем алучы барлык 12 мең бала, Белем көнен, яңартылган биналарда каршыларга тиеш. Шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, бүген, программаның үтәлешен тикшерү вакытында, әнә шундый бурыч куйды.

Алексей Песошин 3 нче һәм 96 нчы номерлы гимназияләрдә булды. Башкарма комитет җитәкчесен ТКХ Комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, подрядчы оешма вәкилләре һәм уку йортларының директорлары озатып йөрде.

Искәндәр Гиниятуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә, программаны үтәүнең күләме шәһәр буенча 60% тәшкил итә. Тикшерү барышында билгеле булганча, Горький урамы, 16/7 нче йортта урнашкан 3 нче номерлы гимназия артта калучылар рәтендә. Бу уку йортында планлаштырылган эш күләменең 34% гына үтәлгән. Әлеге бина республиканың тарихи истәлеге булып тора, шуңа күрә дә аны ремонтлауга аерым бер җаваплылык  белән карарга кирәк иде, өлешчә, бу шуның белән аңлатыла.

Д.И. Мозолевский-И.П. Умов-Е.В. Вагнер-Н.Ф. Грибовский йорты 1856 нчы елда төзелгән. Әлеге бинаның тарихы турыдан-туры мәгариф белән бәйле: 1870 нче елга кадәр бу бинада Е.Вагнерның шәхси гимназиясе, аннан соң Өченче ирләр гимназиясе булган. 1895-1904 елларда бинаны Казан художество мәктәбе арендалаган, әлеге мәктәптә Н.Фешин, Д. Бурлюк укыган. Революциядән соң, әлеге йортны 3 нче номерлы гимназиягә биргәннәр.

Хәзерге вакытта, мәдәни мирас объектын реставрацияләү эше тышкы яктан тәмамланган диярлек. Подрядчы оешма “Реставрация” ҖЧҖ  аның бөтен перимитрын буяп кына калмыйчан, бинаның контур һәм рельефын ассызыклый торган тарихи  декоратив таш фрескасын да торгызды.

Алексей Песошин канәгатьләнү хисе белән билгеләп үткәнчә, бинаның алгы ягы һәм түбәсе, ремонттан соң, лаеклы кыяфәткә китерелгән. “Ике куянны берьюлы үтерәбез дисәк тә була – мәктәптә тәртип урнаштырабыз һәм параллель рәвештә, архитектура һайкәлен торгызабыз”,-  дип билгеләп үтте Башкарма комите җитәкчесе.

Хәзер гимназиядә җылылык системаларын алыштыру эше бара. “Бу иң мөһим күренешләрнең берсе, шуңа күрә бер атнада без тагын монда киләчәкбез һәм эшләрнең барышын тикшерәчәкбез”, - дип, Алексей Песошин,  подрядчыларга мөрәҗәгать итте. Подрядчылар, үз чиратында, артта калуны ликвидацияләүне һәм билгеләнгән графикка эшне тәмамлау җаваплылыгын үзләренә алдылар.

“Казан мәктәпләрендәге капиталь ремонт эшләрен тәмамлау срогы бик кискен, ләкин алар үзгәрешсез калалар. 15 августка барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш һәм бернинди күчерүләр булмаячак”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Достоевский урамы, 51 нче йортта урнашкан 96 нчы номерлы гимназиядә, шулай ук, алгы як яңартылган һәм түбәсе алыштырылган, яңа ишекләр урнаштырылган, керү төркемнәрен ремонтлау эше бара. Аерым алганда, капиталь ремонт кысаларында, әлеге мәктәптә, инвалидлар өчен пандус куелачак.

“Бездә сәламәтлеге чикләнгән балалар укый, - дип аңлатты гимназия директоры Сергей Бузюкин. – Мисал өчен, өйләрендә белем алучы, коляскада утыручы 4 укучы бар, ләкин, мөмкинлекләре булганда, алар дәрестән тыш вакытта үткәрелгән  чараларга, дәресләргә йөри алалар”, - диде ул.

Алексей Песошинга гимназия директоры сөйләгәнчә, бинада су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын монтажлау эше тәмамланган, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системаларын, бәдрәфләрне ремонтлау эшләре бара. “Без барлык башлангыч сыйныфларга да  кайнар һәм салкын су  керттек. Моңа кадәр гимназиядә мондый хәл юк иде”, - диде С. Бузюкин.

50 елдан артык хезмәт күрсәткән һәм авария хәлендә булган тәрәзә рамнарын алыштыру аеруча көтелгән вакыйга булды. Шулай ук, мәктәп, ниһаять, Россия кулланучылар надзорының барлык таләпләренә туры килгән ашханәле булачак. Моның өчен төп бинаның цоколь өлешендәге ашханәне икенче корпусның беренче катына күчерәчәкләр, корпуслар, үзара, тоташтыра торган бина белән бәйләнәчәк.

Өстәмә эшләрне тормышка ашырырга иганәчеләр ярдәм итәчәк. Мисал өчен, “Электроприбор” заводы, үз хисабы чараларына, рекреацияне тәртипкә китерүне тәкъдим итте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 96 нче номерлы гимназия тарихи матур традицияләргә ия, аерым алганда, соңгы БДИ нәтиҗәләре буенча, әлеге мәктәп, шәһәрнең иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә кергән, аны тәмамлаган укучылар арасында максималь 100 балл җыйган 3 укучы да бар.

“Без балаларга уку шартларын барлык аспектларда да булдырырга тиешбез – укытучыларның профессионализмы да, материал база да мөһим”, - дип сүзен йомгаклады Башкарма комитет башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International