2023 елда ТР Төзелеш министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашачак

2023 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика һәм Федераль төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан гомуми суммасы 3 млрд.сумлык 6 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, аларга 650 объект керә. Бу - инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча 5 программа һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы.

Гадәттәгечә, Мәгариф министрлыгы линиясе буенча зур күләмдә эш башкарасы бар. 201 объектны үз эченә алган 4 программа тормышка ашырылачак. Бу 4 тулай торакны, 36 мәктәпне, 9 балалар бакчасын, 9 ресурс үзәген һәм 143 азык-төлек блогын капиталь ремонтлау.

Яшьләр министрлыгы белән берлектә 4 программа гамәлгә ашырылачак. Бу - 7 яшьләр үзәген, 4 яшүсмерләр клубын, 10 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау, шулай ук 14 лагерь төзү һәм ремонтлау.

Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы ике программага 54 объект керде - 23 объект төзеләчәк һәм 2 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланачак, шулай ук 29 стационар подрядчылар ремонт белән керәчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 2 программаны тормышка ашырырга планлаштырылган, шул исәптән 17 райондагы 19 ведомствога караган учреждениене ремонтлау һәм 10 муниципалитетта 10 авыл кибете төзү.

Спорт өлкәсендә ике программага 23 объект кертелгән. Быел 4 ябык футбол манежы, 4 универсаль спорт мәйданчыгы төзергә, шулай ук 15 спорт учреждениесен ремонтларга кирәк.

2 республика программасына кертелгән 24 объектны Мәдәният министрлыгы линиясе буенча ремонтлау планлаштырыла.

Моннан тыш, ТР Төзелеш министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашачак, шул уңайдан 203 объект төзелешенә һәм ремонтына мониторинг ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International