Марат Айзатуллин 2023 елда Татарстанда илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча билгеләнгән планнар турында доклад укыды.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 63 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла: шуларның 7се – торак төзелешен үстерү өлкәсендә, 54е - «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының объектлары, парклары һәм скверлары, шуларның 8е Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр булды.

Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Тукай районының Белоус авылында һәм Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системалары төзү планлаштырыла.

Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча агымдагы елда гомуми мәйданы 4 мең кв. метрга якын булган 109 торактан 249 кешене күчерү планлаштырыла.

«Экология» илкүләм проектының 4 объектын тормышка ашыру дәвам итә - биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Казанда ләм кырларын рекультивацияләү, Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау һәм Казан шәһәрендә Самосырово полигонын рекультивацияләү үткәрелә.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда 2 сырхауханә, гомуми практика табибының бер үзәген төзү планлаштырыла.

«Мәдәният» илкүләм проектына 17 объект кертелгән, шулардан 10 учреждение ремонтланачак, 4 муниципалитетта 5 авыл мәдәният йорты төзеләчәк. «Демография» илкүләм проекты буенча Казанда ике балалар бакчасы төзеләчәк. 5 мәктәп - Казанда, Чаллыда, Арча һәм Тукай районнарында «Мәгариф» илкүләм проекты уңаеннан төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International