Татарстанда капиталь ремонтка взносның минималь күләмен арттырдылар

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан капремонтка минималь взнос күләме 6,38 сумнан 6,95 сумга кадәр артачак. Мондый карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга минималь взнос күләмен билгеләү турында «29.06.2013 ел, № 450 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International