Казанда 16 нчы шәһәр хастаханәсенең икенче корпусында капиталь ремонт төгәлләнде

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда 16нчы шәһәр хастаханәсенең икенче корпусында капиталь ремонт тәмамланды. Яңартылган медицина оешмасын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин карады. 

Ремонт вакытында корпуста түбә, инженерлык челтәрләре алыштырылды, яңа җиһазлар урнаштырылды.

16 нчы хастаханәнең биш катлы икенче корпусында ремонт узган елның мартында башланган, эшләр этаплап башкарылган.

Бишенче каттагы гематология бүлеген ремонтлау җәй көне тәмамланды, июнь аенда пациентларны яңартылган бүлмәләрдә кабул иттеләр. Катта индивидуаль ванна һәм аерым вентиляция системасы булган бер һәм ике урынлы палаталар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International