Иртәгә Идел буе районы Идарә компаниясендә, “Хуҗа кебек яшә” эксперименталь социаль-инновацион проектның презентациясе, шулай ук йортларны карап торучылар өчен “МКД советының эффектив эшчәнлеге нигезендә торак өлкәсендәге үзидарәнең үсеше” дигән темага семинар була.
“Хуҗа кебек яшә” проекты, торак йортларда яшәүчеләрнең хокукый мәнфәгатьләрен, аерым алганда, торак фондының гомуми милкен тиешле дәрәҗәдә тоту һәм Вахитов һәм Идел буе районнарының УК, ТСЖ, ЖСК эшчәнлеген иҗтимагый контрольдә тотуны ныгыту нигезендә сыйфатлы коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Әлеге проект, йортларда яшәүчеләрне торак фонд белән идарә итү, торак оешмаларның эшчәнлегенең үтә күренмәле булуын тәэмин итү, идарә компанияләренең подрядчы оешмалар сайлап алу өлешендәге конкурентлык, шулай ук халыкка аңлату, алар белән мәгълүмат-методик эш оештыру процессына җәлеп итүне күз алдында тота.
Әлеге проектны тормышка ашыруда база үзәк булып, Идел буе районы УК каршындагы “Домком” мәгълүмат-методика үзәгенең бинасы һәм материал базасы торыр, дип көтелә.
Презентация сәгать 14тә башлана, дип хәбәр итә Идел буе районы Идарә компаниясенең җәмгыять белән эшләү бүлеге.