ТР ШТЭТИДМС социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча 6 555 гариза эшкәрткән

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча 6 555 гариза эшкәртелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча 6 555 гариза эшкәртелгән. Бу - индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамәләр бирү, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, шулай ук 6 609 рөхсәт һәм белдерү кәгазе формалаштырылган җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы.

Муниципаль районнар ягыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасында эшләү түбәндәгечә. Ел нәтиҗәләре буенча Югары Ослан һәм Менделеевск районнары системада эшне бөтенләй алып бармыйлар, 14 район система функционалын аз куллана, 19 район уртача активлык күрсәтә, 8 муниципаль район системада актив эшли. Министр Питрәч районын аерым билгеләп үтте, ул иң актив рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтә.

Марат Айзатуллин республика районнары башлыкларына мөрәҗәгать итеп, 2023 елда дәүләт мәгълүмат системасында муниципаль хезмәтләр күрсәтүне нәтиҗәлерәк башкарырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International