Бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру турында сөйләде.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы һәм Чаллыдагы 2 юл төзелеше дәвам итә.
«Экология» илкүләм проектының 4 объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шул исәптән: биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, ләм басуларын рекультивацияләү, Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү.
«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Буа мәдәният йортын реконструкцияләү эше бара, аның буенча эшләр 54% төгәлләнгән.
«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 2 балалар бакчасы төзү исәпкә кертелгән. Бер объект 2022 елда төзелә башлаган, икенче объект буенча эшне исә якын көннәрдә җәелдерү планлаштырыла.
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында хәзерге елда Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән һәм Казанда Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзелә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә мәктәп-бакча төзелеше дәвам итә. Эш күләме 77% ка үтәлгән. Төзекләндерү эшләре язгы чорда тәмамланачак.
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы янында Куйбышев сусаклагычының ярын ныгыту эшләре бара. Төзелеш-монтаж эшләре 59% тәмам.
Республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин масштаблы һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган программаларның берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау дип белдерде. 2023 елда аңа гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр булган 716 күпфатирлы йорт керә. Программаның финанс күләме 6 млрд 198 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Бүгенгә 84 күпфатирлы йортта 219 лифт алмаштырылды.