2023 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт кысаларында Татарстан Республикасында 109 торак йортта 272 лифт алмаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, быел киң колачлы һәм социаль әһәмияткә ия программаларның берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау. 2023 елда аңа гомуми мәйданы 4 млн 360 мең квадрат метр булган 716 күпфатирлы йорт керә. Кыска сроклы планны гамәлгә ашыру республиканың 42 муниципаль берәмлегендә 159 110 гражданга имин һәм уңайлы яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш.