Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Ак чык (Белые Росы) урамы буенча урнашкан 15 йорттагы фатир ачкычларын 96 медицина хезмәткәре алган. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
«Бүген социаль ипотека программасы буенча медицина хезмәткәрләренең 96 гаиләсе яңа төзекләндерелгән фатирларга күченде. Бу йорт сезгә бәхет китерүен телим. Сез яңа уңайлы бистәдә яшисез, монда бик кызыклы географик мөмкинлек бар. Әлеге вакыйга белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.