Илшат Гыймаев Арча районында мәктәп төзелеше барышы белән танышты

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Арча районы Түбән Мәтәскә авылында төзелә торган мәктәп территориясендә күчмә киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда ТР Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, проект һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Арча муниципаль районында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше 2022 елның ноябрендә башланды. 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 8,6 мең квадрат метр тәшкил итә.

Бүгенге көндә объектта подвалларда вентиляция каналлары урнаштыру буенча эшләр бара, диварлар салу төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International