Марат Айзатуллин күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау масштаблы программасына әзерлек турында хәбәр итте

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елда капиталь ремонт программасына гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр булган, финанс күләме 6 млрд 198 млн сум тәшкил иткән 716 күпфатирлы йорт кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Министр шулай ук 7 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясау, шулай ук Нурлат һәм Ютазы районнарында ике яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча төзелгән контрактлар кысаларында башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Капиталь ремонт республика программасы кысаларында үткәрелә, аңа барлыгы 4 объект кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International