Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча ике мәктәп төзелә

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин аукционнар үткәрелгән федераль һәм республика программалары буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше дәвам итә. (“Чиста су” федераль программасы) һәм Яр Чаллы шәһәрендәге ике юл («Торак» федераль программасы).

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (эшләр 55% тәшкил итә), Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (үтәлеше 49% тәшкил итә), Түбән Кама сусаклагычында үткәргечләрне демонтажлау (3,7%), Казандагы Самосырово полигонын рекультивацияләү (58%) буенча эшләр алып барыла.

Буа мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре дәвам итә, эшләр «Мәдәният» милли проекты кысаларында алып барыла (үтәлеш-58%).

«Демография» илкүләм проекты буенча Казан шәһәрендә ике балалар бакчасы төзелә.

«Мәгариф» милли проекты буенча агымдагы елда ике мәктәп төзелеше җәелдерелгән. Бу Тукай районының Шилнәбаш авылындагы 100 урынга исәпләнгән (төзелеш-монтаж эшләре 70% тәшкил итә) һәм Казан шәһәрендә Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән (41%) мәктәп бинасы.

Моннан тыш, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә (240/120 урын) мәктәп-бакча төзү дәвам итә. Бүгенге көндә эш күләме 78% тәшкил итте.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычын яр ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 64% тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International