Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында «Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын төзү»программасы буенча төзелгән Башкарма комитетның яңа бинасы ачылды.
Әлеге программа 2016 елдан бирле гамәлдә. Бу чорда Татарстанда 65 җирлек башкарма комитеты бинасы төзелгән, тагын 235 бинада капиталь ремонт ясалган.
Түбән Кама районында башкарма комитетның бер бинасы төзелде, биш бинада капиталь ремонт үткәрелде (бу Сосновка, Макарово, Афанасово, Майскогорск һәм Сухарево авыл җирлекләре).
Түбән Уратма авылында барлык социаль объектлар тәртипкә китерелгән. Мәктәп, авыл клубы ныклап төзекләндерелде, мәчет төзелде, Мемориаль комплекс төзелде.
Әлеге программа 2016 елдан бирле гамәлдә. Бу чорда Татарстанда 65 җирлек башкарма комитеты бинасы төзелгән, тагын 235 бинада капиталь ремонт ясалган.