Түбән Кама муниципаль районында 57 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау тәмамланган

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында, дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче фонд чаралары катнашында финанслана торган программа кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы көченә бара.

Агымдагы елда районда барлыгы 105 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Түбән Камада һәм Зур Афанасово авылында урнашкан 57 күп фатирлы йортта эшләр тулысынча тәмамланган. Капиталь ремонт эшләре барган күп фатирлы йортларда эшләрне үтәү 92% тәшкил итә.

Капиталь ремонт барышында эшләнә торган, беренче чираттагы эшләрнең исемлегенә фасад, түбә ремонтлау,  кайнар һәм салкын су белән тәэмин итә торган, субүлгеч трубаларын, электр челтәрен алыштыру керә. Моннан тыш, программа кысаларында, лифт җиһазларын алыштыру һәм модернизацияләү каралган,  аның гомуми суммасы 183,1 млн. сум, әлеге сан программаны финанслауның гомуми суммасы – 467,45 млн. сумның 39,2%ын тәшкил итә. Бүгенге көндә Түбән Каманың 27 күп фатирлы йортында һәм Кама аланының 9 йортында искергән лифт җиһазларын алыштыру һәм модернизацияләү буенча эшләр бара. Программа кысаларында барлыгы 121 лифт алыштырылачак һәм модернизацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International