Казанда торак капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасы 83%ка үтәлгән

2013 елның 2 августы, җомга

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, бүген, Мәскәү һәм Киров районнарындагы торак йортларны капиталь ремонтлауның сыйфатын тикшерде.

Сити –менеждер, ТКХ Комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, техник күзәтү Хезмәте директоры Асия Гудзь, Киров һәм Мәскәү районнарының администрация башлыгы Дамир Фаттахов һәм подрядчы оешма җитәкчеләре белән бергә Чкалов, Восстания һәм 2 нче Көньяк-Көнбатыш урамнары буенча урнашкан ремонтланган торак йортларны карады.

Исегезгә төшереп үтәбез, агымдагы елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча Казанда 154 йорт ремонтлана, моның өчен 1,33 млрд. сум бүленеп бирелгән. Искәндәр Гиниятуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта программа 83%ка үтәлгән. Капиталь ремонт темплары буенча лидер – Киров районы, әлеге районда эшләр төгәлләнгән дияргә була.

Чкалов урамы 13 буенча урнашкан йортта яшәүчеләр фикеренчә, аларга уңыш елмайган. Бу елны әлеге йорт комплекслы ремонтланырга тиешле йортлар исемлегенә кергән, һәм хәзер монда эшләр 100%ка үтәлгән.”Заречье” УК” ҖЧҖ директоры Олег Калимов хәбәр иткәнчә, 1970 елда төзелгән йортта җылылык, салкын су белән тәэмин итү, канализация һәм электр белән тәэмин итү системалары тулысынча алыштырылган, подъездлар ремонтланган. Ләкин шәһәр җитәкчелеге тагын бер яхшы хәбәр алып килде.

“ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче федераль Фонд, үрнәк булырлык эш өчен, Казанга өстәмә премия бүлеп бирде. Әлеге сумманың 1,8 млн.ын, йортның алгы ягын да тәртипкш китерү өчен сезнең йортка бирергә булдык”, - дип А. Песошин йортта яшәүчеләргә хәбәр итте.

Дамир Фаттахов билгеләп үткәнчә, ишегалдында капиталь ремонт эшләнмәсә, ремонтланган йорт бу кадәр матур булмас иде. Үз вакытында әлеге урын, районның иң “күңелсез ишегаллары”ның берсе иде, ләкин хәзер монда балалар мәйданчыгы, төзекләндерелгән территория һәм ремонтланган квартал эченә керү урыны бар. Район администрациясе башлыгы ышандырганча, әлеге йортта яшәүчеләр катнашында, көз көне монда чәчәкләр һәм куаклыклар утыртылачак.

    Барлык йортларда да капиталь ремонт, энергоаудит үткәргәннән соң башкарыла, әлеге күренеш агымдагы елның яңалыгы булып тора. Энергияне саклый торган чараларны тормышка ашыру кысаларында, панельара җөйләрне герметизацияләү, фасад һәм түбәләрне җылыту, җылытылган керү ишекләре урнаштыру, су белән тәэмин итү, җылылык һәм канализация  системаларында заманча полимер торбалар куллану хисабына труба үткәргечләрнең җылылык изоляциясен яхшырту, шулай ук фатирларда заманча җылылык приборларын, подъезларда фотоакустик җибәрү датчигы булган энергияне саклый торган лампалар урнаштыру эше башкарыла.

Чкалов урамы буенча урнашкан йортның подвалында үзәк җылылык системасын һава торышына карап үзгәртү төене, ә подъездларда энергияне саклый торган тәрәзәләр урнаштырылган. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, энергоэффективлык планына максималь эффект бирә торганны гына сайлап куярга кирәк. “Күп чыгымнар сорамый, ләкин, шул ук вакытта яхшы эффект бирә торган чаралар да бар, 300 елдан соң гына аклана торганнары әлегә безнең өчен түгел”, - дип аңлатты ул.

Йортта яшәүчеләр капиталь ремонт эшенә катнашканнарның барысына да зур рәхмәт белдерде. “Барысы да тиз, “бишлелек” эшләнде”.  Безнең йорт “13” номеры белән булса да, безгә уңыш елмайды”, - диде йортта яшәүчеләрнең берсе.

Восстания, 65 буенча урнашкан йортта, шулай ук, ремонт эшләренең тулы комплексы эшләнелгән - коммуникацияне  алыштырудан алып, подъезд һәм фасадка кадәр ремонтланган. “Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы Идарә компаниясе” ҖЧҖ директоры Исмәгыйль Гарифуллин мәгълүматлары буенча, киләсе дүшәмбедә әлеге йортка дәүләт комиссиясе бәя бирәчәк.

А. Песошин тикшерү барышында, диварлардагы күп санлы чуалган үткәргечләргә игътибар итте. Ләкин Искәндәр Гиниятуллин ышандырганча, аз токлы челтәрләрнең хуҗалары бер ай эчендә аларны тәртипкә китерергә сүз биргән.

2 нче Көньяк-Көнбатыш, 36 буенча урнашкан йортта 2006 елда, капиталь ремонт чаралары хисабына үзәкләшкән җылыту системасы ремонтланган, ә агымдагы ремонт чараларына түбә алыштырылган. Бу елны 4 подъездагы лифт җиһазларын алыштырырга кирәк – аның эшләү норматив срогы ахырына якынлаша. Калган 3 подъездагы лифтлар  2014 елда алыштырылачак.

А.Песошинга хәбәр ителгәнчә, Щербинский лифт төзү заводы җитештергән лифтлар, антивандал һәм халыкның аз хәрәкәтләнә торган төркеме өчен билгеләнгән таләпләргә тулысынча туры килә.

“Статистика буенча капиталь ремонт программасы тормышка ашкан 5 ел эчендә Казандагы иске йортларның 40% тәртипкә китерелгән. Әйләнә-тирәгә карасаң, алар бик күп кебек тоела. Шуңа да карамастан, Казанлыларның күбесе, үз йортларын ремонтау чиратын зарыгып көтәләр. Шуңа күрә, һичшиксез, яңа технологияләр кулланырга торышып һәм сыйфатын яхшыртып, капиталь ремонтны дәвам итәргә кирәк”, - дип сүзен йомгаклады Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International