Республикада «Россиянең иң яхшы кышкы ишегалды» Бөтенроссия конкурсы уза

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2022 елның 28 декабреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне эзләүгә юнәлдерелгән «Россиянең иң яхшы кышкы ишегалды» Бөтенроссия конкурсы уза.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:

• ишегалдында иң яхшы кышкы чара;

• иң яхшы кышкы ишегалды инфраструктурасы;

• Иң яхшы кышкы ишегалды бизәлеше.

Конкурста Россиянең һәр гражданы катнаша ала. Конкурста катнашу өчен 2023 елның 28 февраленә кадәр сайтта эссе һәм фотосурәтләр кушымтасы белән гариза бирергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 28 февральдән 15 мартка кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International