Татарстанда 379 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Татарстанда бүгенге көндә 379 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - еллык планның 12%. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерция төзелеше линиясе буенча республикада гомуми мәйданы 79 мең кв.метр булган 16 күпфатирлы йорт тапшырылган, социаль ипотека программасы буенча - 44 мең кв. метрлы 15 йорт. Әлеге секторда инде 256 мең кв. м. яки планның 17% ы файдалануга тапшырылган, ул 1 млн. 510 мең кв. м тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа кысаларында 2023 елда 600 ятим бала, 78 яшь гаилә, 33 күп балалы гаилә (5 һәм аннан да күбрәк бала) һәм читтән күченеп килүчеләр, читтән күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 6 граждан өй туйларын билгеләп үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International