ТР Төзелеш министрлыгында Донецк Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Евгений Солнцев җитәкчелегендәге делегация булды. Очрашуны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин үткәрде, анда шулай ук министр урынбасарлары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе җитәкчеләре, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» НО, ведомство карамагындагы оешмалар катнашты.

Визит төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында булды.

Танышу очрашуында Марат Айзатуллин Татарстан Төзелеш министрлыгы эшчәнлеге, төп юнәлешләр, заказчылар хезмәтләренең роле турында җентекләп сөйләде. Кунаклар игътибарына Татарстанда төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция буенча дәүләт һәм республика программалары гамәлгә ашырыла торган 2022 елда төзелеш комплексының эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде.

Соңыннан Евгений Солнцев Татарстан Төзелеш министрлыгына һәм чарада катнашучыларга ачык, эчтәлекле сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында Марат Айзатуллин тәкъдим ителгән тәҗрибә эштә файдалы һәм кулланырлык булыр, шулай ук куелган дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International