Төзелештә сатып алулар өлкәсендә халыкара форум Екатеринбургта узачак

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

2023 елның 2 мартында Еатеринбургта WORLD BUILD/ STATE CONTRACT төзелешендә сатып алулар өлкәсендә халыкара форум үткәрү планлаштырыла. Чара өченче тапкыр узачак һәм төзелеш, проектлау өлкәсендәге законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум мәйданчыгында төзүчеләр һәм проектчылар тәҗрибә уртаклаша, партнерлар таба, закон инициативалары һәм практик тәҗрибә турында фикер алыша алачаклар.

Чараның спикерлары һәм экспертлары - Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы вәкилләре. Закондагы проблемалар һәм якындагы объектлар турында илнең әйдәп баручы заказчылары сөйләячәк.

Форум «Проектлаучылар һәм төзүчеләрнең милли берләшмәсе», «Проектлаучылар һәм эзләнүчеләрнең Милли берләшмәсе» һ. б. ассоциацияләре ярдәмендә узачак.

Чара программасы белән танышырга һәм форумга сайтта теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International