Илшат Гыймаев алданган өлешчеләр өчен йорт төзелешен тикшерде

2023 елның 3 феврале, җомга

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев Казан шәһәренең Рауис Гәрәев урамындагы компенсация йортын төзү сораулары буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Главинвестстрой РТ», ТР өлешчеләренә ярдәм фонды һәм подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Хәзерге вакытта объектта инженер челтәрләрен урнаштыру һәм биналарны бизәү тәмамлана. Эштә 45 белгеч һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Рауис Гәрәев урамындагы йорт «Алтын урталык» торак комплексының алданган өлешчеләре өчен төзелә. Йорт 160 фатирга исәпләнгән, объектның гомуми мәйданы - 14,1 мең кв.метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International