Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин илкүләм проектларны, республика һәм дәүләт программаларын, шулай ук торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек күрсәткечләре хакында чыгыш ясады.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында узган елдан өч объект күчмә булып тора: «Чиста су» федераль проекты кысаларында Нурлат шәһәрендәге су белән тәэмин итү системасы, «Торак» федераль проектына кергән Чаллы шәһәрендәге ике юл.
2023 елда 4 объект «Экология» илкүләм проектына кертелгән. Бу - Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеше 55% тәшкил итә), Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (49%), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау (5%), Казандагы Самосырово полигонын рекультивацияләү (58% башкарылган).
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Тукай районының Шилнәбаш авылында һәм Казан шәһәрендә ике гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше дәвам итә. Тагын бер белем бирү оешмасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә. Бүген Мамадыш шәһәрендә мәктәп-бакча төзелешендә эш күләме 79% тәшкил итте.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанда 2 балалар бакчасы төзелә.
«Мәдәният» илкүләм проекты Буа мәдәният йортын реконструкцияләүне күздә тота. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 62% ка үтәлгән.
Моннан тыш, «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту дәвам итә. Төзелеш эшләре 68% ка башкарылган.