Татарстанда 2023 елда 9 млрд сумлык 960 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган брифингта «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, «Безнең ишегалды» Президент программасы кураторы Арина Петрова һәм Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Марат Айзатуллин ишегалларын төзекләндерү программасы 2019 елда формалашканлыгын искәртте. 3 ел эчендә 3 379 йорт яны территориясе 25 млрд сумга төзекләндерелгән.
Министр сүзләренчә, республиканың 11 муниципаль берәмлегендә – Актаныш, Әлки, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Спас, Теләче һәм Ютазы районнарында программа чаралары тулысынча үтәлгән.
«Рөстәм Нургалиевич безнең гражданнар өчен программаның әһәмиятен яхшы аңлый, шуңа күрә катлаулы икътисади вәзгыятьне исәпкә алып та, финанслау күләме кимеми, киресенчә, арта бара – узган ел программаны дәвам итүгә өстәмә бер миллиард сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде», – дип билгеләде министр.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» масштаблы программасына юллар һәм тротуарлар төзү яки ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яктырту баганаларын урнаштыру, балалар һәм спорт җиһазларын урнаштыру, чүп җыю өчен мәйданчыклар булдыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазларын урнаштыру керә.