Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Әгерҗе муниципаль районында булып кайтты.
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов белән берлектә министр Чайковский һәм Чапаев урамнары буенча котельныйларны тикшерде, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалының тулай торагын карады, коммуналь инфраструктураның проблемалы объектларын карады.
Сәфәр кысаларында районның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгының актуаль мәсьәлләре буенча фикер уртаклаштылар. Киңәшмә барышында ТКХ мәсьәләләрен вакытында һәм сыйфатлы чишү буенча бурычлар билгеләнде. Катнашучылар шулай ук алдагы уртак эш планнары турында фикер алыштылар.