Татарстанда хезмәт иминлеге буенча иң яхшы төзелеш оешмасына конкурс старт ала

2023 елның 10 феврале, җомга

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» Республика бәйгесе старт алды.

Конкурсның максаты - төзелеш оешмаларында хезмәт шартларын яхшырту, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлегендә сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру, җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау, хезмәт иминлеген саклауга ведомство һәм иҗтимагый контрольне көчәйтү.

Конкурсны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан республика оешмасы (Россия төзүчеләр профсоюзы) һәм Татарстан төзүчеләр берлеге оештыра. 

Конкурс 3 төркем буенча үткәрелә:

I төркем - төзелеш оешмалары:

1) еллык эш күләме 50 млн. сумга кадәр;

7) хезмәткәрләр саны 100 кешегә кадәр;

8) 100 дән артык хезмәткәре булган.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның апрелендә халыкара «Волстройэкспо» күргәзмәсе кысаларында узачак.

Конкурс шартлары белән тулырак ТР Төзелеш министрлыгы сайтында танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International