Татарстан Республикасында 503 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә торак тапшыру хакында доклад сөйләде.

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы 11 февральгә 16% ка үтәлгән, 503 мең кв.метр тапшырылган.

Коммерцияле төзелештә еллык планның үтәлеше 14% тәшкил итә – гомуми мәйданы 202 мең кв.метр булган 43 күпфатирлы йорт. Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 256 мең кв.метр, ягъни планның 17% диярлек файдалануга тапшырылган, ул 1 млн. 510 мең кв. метр тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы 27% ка үтәлгән, 44 мең кв.метрлы 15 йорт файдалануга тапшырылган. Төрле дәрәҗәдәге 55 объект эшендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International