Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасында ел башыннан 502 гариза эшкәртелгән

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Республиканың шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасында районнарның агымдагы эше турында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Агымдагы елның гыйнвар аенда социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча 502 гариза эшкәртелгән:

- индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамәләр;

- төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт;

- җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнары.

Бу гаризалар буенча 451 рөхсәт һәм белдерү кәгазе формалаштырылган.

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча системадагы эшкә анализ күрсәткәнчә, Тукай һәм Питрәч районнарында муниципаль хезмәтләр аеруча актив күрсәтелә. 13 район бөтенләй эш алып бармый, ә 27 район система функционалын аз куллана.

Үз чыгышының ахырында Марат Айзатуллин район башлыкларына шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасында муниципаль хезмәтләр күрсәтүне нәтиҗәлерәк  итәргә мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International