Республикада күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрендә кар чистартуның сыйфаты буенча мониторинг узачак

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

2023 елның 15 февраленнән 15 мартына кадәр «Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясе республиканың идарәче оешмаларының йорт түбәләреннән кар төшерү, ишегалды территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын чистарту эшенә мониторинг үткәрәчәк.

Мониторингта күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнаша ала.  Шулай ук үзәк белгечләре Казан шәһәренең кайбер ишегалларын һәм түбәләрен тикшерәчәкләр.

Мониторинг нәтиҗәләре буенча кышкы чорда күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тоту буенча идарәче оешмалар эшенә бәя биреләчәк.

Шулай ук халык күпфатирлы йортларында кар чистартуның сыйфаты буенча сылтама буенча сораштыру уза алачак.

Тулырак мәгълүматны 8 (843) 236-29-97 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International