Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесен игълан итә.
Ел саен үткәрелә торган конкурс торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерү һәм үстерү, аларның уңай тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең төзеклеген арттыру мәсьәләләрендә республика муниципаль районнарының активлыгын арттыру максатларында үткәрелә.
Конкурста муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, төзекләндерү предприятиеләре, торак милекчеләре ширкәтләре катнаша ала.
Конкурс түбәндәге категорияләр буенча үткәрелә:
I категория -100 меңнән артык кеше яшәгән торак пунктлар;
II категория - 45-100 мең кеше яшәгән торак пунктлар;
III категория - 30-45 мең кеше яшәгән торак пунктлар;
IV категория - 15-30 мең кеше яшәгән торак пунктлар;
V категория - 5-15 мең халкы булган торак пунктлар;
VI категория - 1 меңнән 5 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар;
VII категория - 1 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар.
Конкурс материаллары министрлыкка 2023 елның 25 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча бирелә: 420111, Казан шәһ., Кремль ур., 13 (113 каб), тел. (843)231-14-98
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.