Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасында милли проектларны, республика һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында түбәндәге объектлар буенча эшләр алып барыла: Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше («Чиста су» федераль программасы), эш 75% ка, Чаллыда ике юл («Торак» федераль программасы), Магистраль урамында эшләр 42% ка, әйләнеп узучы юл буенча - 53,5% ка башкарылган.

«Экология» милли проекты буенча 4 объект буенча эшләр дәвам итә. Бу -Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеш - 55,3%) һәм Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (49%), шулай ук Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау (6%), Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (58,5%).

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Буа мәдәният йорты реконструкцияләнә. Бүгенге көндә подрядчылар тарафыннан планлаштырылган эш күләменең 65% үзләштерелгән.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда ике балалар бакчасы төзелә.

«Мәгариф» милли проекты буенча төзелгән контрактлар кысаларында Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә (үтәлеш - 71%). Казанда Сибгат Хәким урамындагы 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешендә башкарылган эшләр күләме 46% ка җитте.

Тагын бер белем бирү учреждениесе «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә-бу 240/120 урынга исәпләнгән Мамадыш шәһәрендәге мәктәп - бакча (үтәлеш-80,5%).

Агымдагы атнада мәгариф учреждениеләренә кагылышлы 2 дәүләт программасы буенча контрактлар төзелде. Бу - «Мәгарифне үстерү» программасы, аның кысаларында 31нче мәктәп төзекләндереләчәк. Подрядчылар 15 объектта эшли башлады.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын капиталь ремонтлау эшләре башланды. Үтәлеш 25% тәшкил итә.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы штп янында Куйбышев сусаклагычын яр ныгыту дәвам итә (үтәлеш - 73%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International