Республикада сәламәтлек саклау объектларын төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга керештеләр

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын төзүгә контрактлар төзелгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда 22 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. 19 объектта төзүчеләр фундамент урнаштыруга кереште.

Шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары һәм җирлекләрнең башкарма комитетлары биналары төзелеше дәвам итә. Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча, Баулы, Зәй һәм Мөслим районнарында төзелеш эшләре бара.

Яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча эш 20% башкарылган. 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау эшләре 8% ка үтәлгән.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзүдә эшләр күләме 9% ка үтәлгән. 6 объектның икесендә - Тукай һәм Ютазы районнарында эшләр бара.

Алексей Фролов шулай ук күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. 2023 елда гомуми мәйданы 4 млн. 360 мең кв. метр булган 716 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Бүгенгә сатулар 677 күпфатирлы йорт буенча узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International