Бу ял көннәрендә, Түбән Камада, бөтен ил буенча үткәрелә торган, төзүче Көнен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар, традиция буенча, Түбән Кама төзелеш комплексының барлык предприятиеләрендә булачак. “Камаглавстрой” Идарә компаниясе бүген, беренчеләрдән булып, үзенең эшчеләрен - төзелеш ветераннарын котлады. Әлеге компания, берничә ел элек, 60 нчы елларда Түбән Кама һәм сәнәгать объектларын төзергә килгән кешеләрне – ветераннарны үз канаты астына –опекага алды. Тантаналы очрашу “Лесной” шәһәр арты клубында булды, әлеге бәйрәмгә Түбән Кама төзелеш комплексының 30дан артык ветераны чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, РФ Атказанган төзүчесе Валерий Самилов, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама Мэры Айдар Метшин чакырылган кунакларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлады. Түбән Кама мэры үз чыгышында, барлык шәһәр халкы исеменнән, Түбән Кама шәһәрен, торак йортларны, сәнәгать объектларын үз куллары белән төзегән, Түбән Кама төзелеш комплексына нык фундамент салган, яшь буынга иң яхшы һөнәри традицияләр бүләк иткән төзелеш комплексы ветераннарының барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүген, тантана кысаларында, төзелеш ветераннарына Россия Федерациясе төзүчеләр Союзының Почет грамоталары, шулай ук күкрәккә тага торган “Татарстан Республикасының Почетлы төзүчесе” билгесе тапшырылды.
Бүгенге чара Түбән Кама төзүчеләре өчен мөһим булган тагын бер вакыйгага багышланган иде. 2013 ел, безнең шәһәрдә, легендарь кеше,Түбән Каманың беренче төзүче, “Татэнергострой” төзелеш идарәсе җитәкчесе Евгений Никифор улы Королевның тууына 100 елга багышланган. Нәкъ ул идарә иткән елларда, Түбән Кама территориясендә нефть химиясе заводлары һәм шина комплексы төзелгән, ТЭЦ турбиналары һәм йөз мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуңа күрә, бәйрәмгә, Евгений Никифор улы Королевның ярдәмчеләрен чакыру очраклы хәл түгел. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 10 августта, Түбән Камада, легендарь беренче төзүчегә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы планлаштырылган. Әлеге истәлек тактасы элек “Татэнергострой” төзелеш идарәсе урнашкан, хәзерге МГЭИ бинасына куелачак. Шул ук көнне, “Камаглавстрой” идарә компаниясе, халык иҗаты Йортында, Төзүче көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрәчәк.