2013 елның 5-7 август көннәрендә дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте, Самара шәһәрендә, “Күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау региональ системасын барлыкка китерү һәм оештыру. Региональ операторлар эшчәнлеген барлыкка китерү һәм тәэмин итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрә, әлеге чара кысадарында күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлауга кагылган, РФ Торак Кодексы положениесен тормышка ашыру белән бәйле актуаль проблемалар турында фикер алышу булачак. Киңәшмә эшендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов та катнашты.
Чара кысаларында түбәндәге сорауларны тикшерделәр: күп фатирлы йортладагы бүлмә хуҗаларына, күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлауның региональ системасын булдыру һәм ТКХ реформасының төп юнәлешләре турында күп фатирлы йортладагы бүлмә хуҗаларына хәбәр итү; региональ операторлар барлыкка китерүдә Россия Федерациясе субъектларының тәҗрибәсе: нәтиҗәләр, проблемалар, тәкъдимнәр; күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлауның региональ программаларын формалаштыру һәм аларны тормышка ашыруның кыска сроклы планы; РФ субъектларында торак фондын куллану һәм күп фатирлы йортларның техник торышы турындагы мониторинг оештыру ( практик тәҗрибә); күп фатирлы йортның гомуми милеген капиталь ремонтлау өчен чаралар бүлеп бирүгә багышланган махсус хисап белән эш оештыру; капиталь ремонт региональ системаларын функцияләштерүнең финанс нигезен формалаштыру.