2023 елда капиталь ремонт буенча масштаблы эшләр мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылачак

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республика һәм федераль программалар кысаларында иң масштаблы эшләр мәгариф өлкәсендә узачак.

7 млрд 875 млн сумга 271 объектны ремонтлау планлаштырыла: 8 балалар бакчасы, 42 мәктәп һәм интернат мәктәпләр, ә 26 белем бирү учреждениесендә террорчылыкка каршы чаралар уздырылачак. Моннан тыш, 143 мәктәптә азык–төлек блоклары һәм 2 мәктәптә спорт заллары төзекләндереләчәк.

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча подрядчылар 17 объектта эшкә кереште. Үтәлеш 4% тәшкил итә, калган 14 объект буенча биналарны уку вакыты тәмамлангач эшкә керешәчәкләр.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын капиталь ремонтлау эшләре алып барыла, алар буенча эшләр 41% тәшкил итә.

Күләме буенча икенче һәм әһәмиятле тармак – сәламәтлек саклау тармагы. Федераль һәм республика акчалары кысаларында 3 млрд 691 млн сумга 147 объект ремонтланачак. Алар арасында беренчел медицина звеносының 118 объекты һәм 29 хастаханә һәм стационар бар. Стационар учреждениеләрнең 4 объектында эшләр бара. Эшләрнең үтәлеше 21% дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International