«Минем илем – минем Россиям» Бөтенроссия яшь автор проектлары конкурсы башланды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

2023 елның февралендә Россия территорияләрен социаль – икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән «Минем илем – минем Россиям» Бөтенроссия яшь автор проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар конкурсының XX юбилей сезонына старт бирелде.

 

Конкурс 2003 елдан бирле үткәрелә һәм территорияләрнең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә гражданлык активлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләүчеләр катнаша ала. «Фән турында балалар әкиятләре» тематик номинациясендә эшләр 13 яшькә кадәрге балалардан кабул ителә.

 

Конкурсның заявка кампаниясе 2023 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International