Төзелеш Министрлыгында ягулык чорына әзерлекнең агымдагы сораулары турында фикер алыштылар

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013-2014 еллар ягулык чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды.

Утырышны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, Төзелеш Министрлыгы җитәкчелеге, ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы, ТР финанс Министрлыгы,ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, ТР ДОһәмЧС эшләре буенча Министрлык вәкилләре, шулай ук ягулык чорын оештырырга тиешле оешма вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында 2013-2014 еллар ягулык чорында, ягулык-энергетик һәм торак-коммуналь комплекс предприятиеләрендә булырга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүгә әзерлек өчен җирле һәм ведомстволы авария-торгызу ДО һәм ЧС төркемнәрен әзерләү һәм аларның торышы, “Чиста су” программасын тормышка ашыруның барышы, торак-комммуналь хуҗалык һәм Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистай муниципаль районнарының җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларын әзерләү барышы, шулай ук мәгариф учреждениесе объектларының 2013-2014 ел ягулык чорына әзерлеге турында докладлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International