Әлмәт районы мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт барышы

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Бу елны ТР Әлмәт муниципаль районында урта гомуми белем бирү мәктәпләре тагын бергә артачак. “Яшьлек” микрорайонында төзелелеп, 1224 урынга исәпләнелгән 25 нче номерлы мәктәп, рәсми рәвештә август ахырында ачылачак. Әлеге вакыйга юбилей көннәрен бәйрәм итүгә багышланган. Хәзерге вакытта мәктәптә уку сыйныфларын, китапханә, музыка һәм психология кабинетларын җиһазлыйлар.

30 елдан артык хезмәт күрсәткән уку йортларын капиталь ремонтлау буенча бу елны зур эш эшләнелгән. 11, 13, 9, 1, 6, 15 нче номерлы мәктәпләрдә, шулай ук VIII төрле 19 нчы номерлы коррекцион мәктәптә, Түбән Мактама бистәсендәге ике мәктәп һәм Рус Акташындагы бер мәктәптә яхшы үзгәрешләр бар.

Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы буенча, барлык 10 мәктәпне финанслауның лимиты 191 млн. 683 мең сумны тәшкил итә. Республика тарафыннан түбәндәге төп алты төр эш буенча финанслау каралган: түбә ремонтлау, тәрәзәләрне, эчке ишекләрне, керү төркемнәрен алыштыру, эчке коммуникацияләрне һәм санитар төеннәрне ремонтлау. Фасадны ремонтлау һәм отмосткаларны яңарту, шулай ук мәктәпнең эчке ягына косметик ремонт ясау өчен иганәче чаралары җәлеп ителде.

6 нчы номерлы мәктәпкә, “Татнефтеотдача” ААҖ тарафыннан, 100 мең сум күчерелгән, “ТАТЕХ” ЯАҖ, үзе шефлык иткән 1 нче номерлы мәктәпкә 300 мең сум бүлеп биргән, ә “АЛНАС” заводы 13 нче номерлы мәктәпкә 600 мең сумлык ярдәм иткән, “Карат” кибете 9 нчы номерлы мәктәпне төзелеш материаллары белән ярдәм иткән.

19 нчы номерлы коррекцион мәктәпне финанслауның күләме 46 мең сум тәшкил итә һәм 3 млн. сумлык иганәче ярдәме дә бар. Ремонт эшләре гыйнвар ахырында башланды. Бүгенге көндә түбә ябу эшләре (70%), эчке ишекләрне (35%) һәм инженерлык коммуникацияләрен (50%) алыштыру буенча эшләр бара. Бина эчке ягын бизәүнең 68%ы үтәлгән. Подрядчы оешма – “Имидж-Строй” ҖЧҖ.

11 нче номерлы мәктәптә финанслауның күләме якынча 20 миллион сумны тәшкил итә. Эшләрне “Авангард” ҖЧҖ башкара. Әлеге компания Универсиада объектларын төзүдә катнашса да, һәр позиция буенча ремонт эшләрен вакытында тәмамларга тиеш.

15 нче номерлы мәктәпне ремонтауга республика тарафыннан бүленеп бирелгән 20 миллион сумга иганәчеләрнең 5миллион сумы да кушылды. Бүгенге көндә түбәне ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке коммуникацияләрне, санитар төеннәрне һәм отмосткаларны ремонтлау эшләре 100%ка үтәлгән дияргә була. Подрядчы – “Стройкомплект+” ҖЧҖ.

13 нче номерлы мәктәптә подрядчы алышынды. “Современные строительные системы” фирмасы, ремонт эшләренә, июльнең беренче числоларында тотынды. Түбәне һәм җылылык системаларын ремонтлауның 95% үтәлгән. Финанслауның күләме 11,5 миллион сумны тәшкил итә.

9 нчы номерлы мәктәптә финанслауның күләме якынча 18 миллион сум. Ремонт эшләрен “АИСК” ҖЧҖ башкара. Монда тәрәзәләр һәм эчке ишекләрне алыштыру эшләре тәмамланган, отмосткалар тулысынча эшләнгән, ә санузелда суүткәргеч һәм канализация алыштырылган. Кызганычка каршы, түбәне ремонтлау һәм керү төркемнәрен алыштыру эшләре артта калып килә.Түбә ябу эшләренең 40%, ә керү төркемнәрен алыштыруның 10% гына эшләнгән.

1 нче номерлы мәктәпкә республика бюджетыннан 8,5 миллион сум бүленеп бирелгән. Подрядчы оешма “Сервис ТехноСтрой” ҖЧҖ түбәне тулысынча ремонтлаган, тәрәзәләрне һәм электр үткәргечләрне алыштырган.

6 нчы номерлы мәктәптә дә тәрәзәләр тулысынча алыштырылган. Ремонт эшләрен “Основа С” төзелеш фирмасы башкара. Подрядчы отмосткаларны яңарткан, җылылык системаларын алыштырган, түбә ябу эшләрен тәмамлый, санузелларны ремонтлауның 90% үтәлгән. Финанслауның күләме – 17 миллион сум.

Түбән Мактаминың 1 нче номерлы мәктәбе – түбә ремонтлау, тәрәзәләрне һәм санузелларны алыштыру буенча лидер. Боларның барысы да 100%ка әзер. Хәзерге вакытта суүткәргеч һәм канализацияне ремонтлау эшләре бара. Өстәмә чараларга фасадны бөтен периметр буенча бизәү каралган. Финанслауның күләме – 14 миллион сум, подрядчы – “Современные строительные системы” ҖЧҖ.

Түбән Мактаминың 2 нче номерлы мәктәбендә түбә, фасад, отмосткалар, канализацияләр, тәрәзәләр алыштыру эше 100%ка, суүткәргеч һәм җылылык 85 %ка үтәлгән. Калган позицияләр буенча эшләр дәвам итә. Финанслауның күләме 13 миллион сумнан артып китә. Подрядчы фирма итеп, “ СК Капремстрой” билгеләнгән.

Эшләрне тәмамлауның вакыты, рсми рәвештә, 15 августка билгеләнгән. Калган атна эчендә тәртип урнаштырырга һәм объектны тапшырырга әзерләнергә кирәк

Бу елны балалар бакчалары да игътибардан читтә калмады. “Көнбатыш капкалар” микрорайонында 270 урынга исәпләнелгән балалар бакчасын төзү эшләре бара.

Бюджет чаралары һәм “Татнефть” компаниясенең иганәче ярдәме белән җыелган 22 миллион 400 мең сумга, 62 нче номерлы “Тополек”, 40 нчы номерлы “Гуси-Лебеди”, 45 нче номерлы “Космос” Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт ясала. Подрядчы – “Стройкомплектация”.

62 нче номерлы “Тополек” Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт, финанслауның күләме – 12 млн. 400 мең сум. Объектны тапшыру вакыты – 15 август, ләкин әлге учреждение 30 августка кадәр ремонтка ябылган. Эшләнгән эшләрнең күләме бик әһәмиятле. Бүгенге көндә тәрәзәләр тулысынча алыштырылган, тигез түбә, кер юу йорты  ремонтланган, җылылык системалары, эчке ишекләр алыштырылган, вентиляцион системаны монтажлау тәмамланган. Фасад, идәннәр култыгын ремонтлау буенча эшләр тәмамланып килә.

40 нчы номерлы “Гуси-Лебеди”  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау, финанслау күләме – 5 млн. сум. Әлеге чараларга уемнарын кечерәйтеп, тәрәзәләрне алыштырдылар. Балалар бакчасы 1нче августтан эшли башлый.

45 нче номерлы “Космос”  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге капиталь ремонт, финанслауның күләме – 5 млн. сум. Балалар бакчасында тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырдылар, йомшак түбәне, тамбурны ремонтладылар.

Рус Акташы авылында социаль объектларны ремонтлау эше тулы көченә бара. Җирле бюджет һәм “Татнефть” ААҖ чараларына хастаханә, спорт үзәге һәм 1 нче номерлы “Дюймовочка” балалар бакчасы ремонтлана. Финанслауның күләме 22 миллион сумнан артып китә. Подрядчы – “АИСК” ҖЧҖ.

1 нче номерлы “Дюймовочка” Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ремонт, финанслауның күләме – 8 млн. сум. Объектны тапшыру срогы – август азагы. Ике дежур төркем эшли. Барлык эшләр дә тәмамланган диярлек.  Хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү системасы монтажлана һәм объект алдында баскыч кую буенча эшләр бара.

Әлмәт балалар йортында, 1 апрель көнне, бинаны ремонтлау, кер юу йорты, ашханә, мунча комплексындагы җиһазларны алыштыру буенча эшләр башланды. Йокы корпусында ХВС, ГВС агызуын алыштыру эшләре төгәлләнде. Сантехприборлар урнаштырылды, азык блогы, арка лмәләрендә ремонт ясалды. Диварларны өлешчә җылытылды. Подрядчы – “СпецСтройИнвест”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International