Яшел Үзән районындагы поликлиниканың төзелеш-монтаж эшләре 83% ка башкарылган

2023 елның 3 марты, җомга

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Яшел Үзән районының Осиново авылында күп профильле поликлиника төзелеше дәвам итә. Яңа поликлиника балалар һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк.

Биредә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, көндезге стационар, даруханә, балалар сөт ризыкларын тарату пункты һәм клиник-диагностика лабораториясе урнашачак.

Бүгенге көндә объектта фасадны тышлау, керү төркемнәрен урнаштыру тәмамланган, эчке бизәү һәм ишекләр кую, эчке инженер челтәрләрен урнаштыру эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International