15 апрельдә Татарстанда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” Федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү башлана

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Татарстанда 15 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Республиканың 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр гражданы теге яки бу җәмәгать һәм ишегалды территориясе өчен үз тавышын бирә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Иң күп тавыш җыйган проектлар киләсе елга төзекләндерү өчен исемлеккә керәчәк.

 

Министр искә төшергәнчә, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 2021 елдан башлап, гражданнарны җәлеп итү максатыннан, Россия Төзелеш министрлыгы ел саен төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн форматта тавыш бирү үткәрә.

 

2024 елның беренче чираттагы проектларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үткәреләчәк.

 

«Узган ел белән чагыштырганда, җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының ишегалды территорияләренең беренче чираттагы исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән берләштерү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.

 

Тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән җәмәгать киңлекләре исемлегенә республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә 250дән артык объект, шулай ук 2 меңнән артык йорт кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International