Хәзерге вакытта Болгар музей-тоюлыгы территориясендә электр белән тәэмин итүне реконструкцияләү эше, “Татарстанның Мәдәни мирасы” комплекслы проект кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге проектның инициаторы булып, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислек иткән “Яңарыш” республика фонды тора.
Электр белән тәэмин итү эшенең соңгы этабы булып, Болгардагы ПС 110/10 кВны тулысынча реконструкцияләү торачак. Әлеге подстанция 1968 елдан бирле эксплуатацияләнә һәм Болгар шәһәре һәм Спасс районындагы электр энергиясен кулланучыларның төп чыганагы булып тора.
“Болгарның ВЛ 10-110 кВга кереп, ПС 110/10 кВны реконструкцияләү” проекты, Дәүләт экспертизасыннан уңай бәяләмә алган. Проект нигезендә подстанциядә 2х6,3 МВАга 2х10 МВА трансформаторлары алыштырылачак. ПСда заманча элегазлы выключательләр, ышанычлы һәм тиз эшли торган микропроцессорлы саклау җиһазлар урнаштырылачак. Энергообъект, җиһазлар белән оператив идарә итү, мәгълүмат тапшыру һәм дугалы саклау өчен телемеханика комплексы белән җиһазландырылачак. Реконструкцияләү проекты кысаларында КРУ 10 кВдан яңа модульле бина урнаштырылачак.
Генераль подрядчы булып, “Гидроэлектромонтаж” ҖЧҖ тора. Болгар подстанцияләрен яңарту эшен бу елны тәмамланыр дип планлаштырыла.
Хәзерге вакытта ПСта мәйданны вертикаль планлаштырганнар, иске төзелеш конструкцияләрен демонтажланган, кабул итү порталы һәм ВЛ 110 кВ,ОПу һәм КРУ биналарының фундаментлары, яшен кире кайтару мачты монтажланган. Трансформаторлар куелачак урынның фундаментын һәм бина каркасының металл конструкциясен монтажлау эше дәвам ителә. Фундаментлар һәм КТПБ 110 кВ җиһазлары монтажлана. ОРУ җирдәге чыбыклар белән электр тоташтыру, контурын, тышкы суүткәргечне май җибәрү һәм май кабул итү линияләрен монтажлау эше тәмамланган, тышкы канализацияне монтаңлау эшләре бара. Җиһазлар китерелә.
Подстанциядәге реконструкция эшләре, моңа кадәр булган җиһазлар шартларында башкарыла һәм әлеге эшләр, тәэмин итә торган үзәкнең эшенә тәэсир итмәгән. Болгар ПСтан файдалана торган кулланучыларның барысы да, электр энергиясен тулы күләмдә алалар.
Болгар Пс 110/10 кВны реконструкцияләү, подстанциядәге электр җиһазлары эшенең ышанычлыгын арттыра һәм Болгар шәһәре, Спасс һәм Әлки районнарындагы кулланучыларны элект белән тәэмин итү ышанычын ныгыта.
Исегезгә төшереп үтәбез, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тоюлыгын төзү буенча эшләр 2011 елда башланды. Музей территориясендә, электр белән тәэмин итүнең яңа көчен һәм югары сыйфатын таләп иткән яңа объектлар барлыкка килде. Эшләрне башкару барышында, энергетиклар тарафыннан, борынгы шәһәр тарихи истәлекләренең урнашу үзенчәлекләре тулысынча исәпкә алынды. Шуның нәтиҗәсендә биш трансформатор подстанциясе урнаштырылды, Болгарның барлык ТПны электр белән тәэмин итүнең божра схемасы буенча урнашкан 110/10 кВ подстанцияләреннән ВЛ 10 кВлы ике фидер реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Объектларны электр белән тәэмин итү өчен, музей-тоюлык территориясендә, алты БКТП урнаштырылган һәм КЛ салынган, борынгы истәлекләрне яктырту җиһазы ремонтланган. Электр белән тәэмин итү, урам яктырту системалары һәм Болгар шәһәре үзе реконструкцияләнгән. Төзелгән һәм реконструкцияләнгән барлык 10/0,4кВ электр челтәрләренең гомуми озынлыгы, Болгар шәһәре буенча, 40 километрны тәшкил итә, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ пресс-хезмәте.