Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Сәфәр барышында республика Төзелеш министрлыгы башлыгы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.
Агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды, аерым алганда, март ахырында планлаштырылган «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең чираттагы утырышына сораулар исемлеге каралды.
Моннан тыш, Марат Айзатуллин Татарстанның төзелеш тармагындагы вәзгыять турында сөйләде.