ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында сөйләде

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында сөйләде.

 

Министр билгеләп үткәнчә, традицион рәвештә иң зур өлкә – мәгариф. Биредә 6 программа гамәлгә ашырыла. Барлыгы 8 балалар бакчасын һәм 42 мәктәпне яңарту планлаштырыла. 143 мәктәптә азык-төлек блогы һәм 2 спорт залы ремонтланачак. Урта һөнәри белем бирү звеносында 9 ресурс үзәге һәм 4 ятагы яңартылачак. Кайбер объектларда ремонт эшләре башланды инде.

 

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 8 яшьләр үзәге (27 процент), 4 яшүсмерләр клубы (16 процент) һәм 6 балалар сәламәтләндерү лагеры (10 процент) ремонтлана.

 

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә 2 программа чарасы гамәлгә ашырыла. Эшләр 7 объектта алып барыла. Программа буенча башкару гомумән алганда 14% тәшкил итә. Калган объектлар буенча эшләр апрельдә, су басу тәмамланганнан соң башланачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International