Татарстанда 1,3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстанда 1,3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Әлеге сан еллык бурычның 56,9 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны, бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТРХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә, традицион рәвештә, Татарстанның барлык муниципаль районнары белән тоташтырылган видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Татарстанның алты муниципаль оешмасы ( Апас, Лаеш, Норлат, Питрәч, Сарман, Тукай районнары), торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән. Республиканың 10 муниципаль оешмасында торак тапшыру буенча еллык планның 80 проценттан артыгы үтәлгән.

9 август торышына, социаль ипотека программасы буенча, 133 йортның 65е файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 55 процентын тәшкил итә, шул ук вакытта, 32 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора.

ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы артта калучыларга артта калмаска һәм планлаштырган эшләрне үтәүне тизләтергә кушты. Аның сүзләренә караганда, Яшел Үзән шәһәре Королев урамы буенча төзелеп килүче йорт, ТР Төзелеш Министрлыгында курку уята. Хәзер анда бизәкләү эшләре бара, инженер челтәрләренә кагылышлы сорау бүгенге көнгә кадәр хәл ителмәгән.

“Төзекләндерү сораулары төзелеш чоры вакытына сыешмаска мөмкин һәм шуның нәтиҗәсендә, киләсе елның язында барысын да яңадан эшләргә туры киләчәк”, - диде Ирек Фәйзуллин. Шуңа бәйле рәвештә, ул шәһәр һәм район җитәкчеләренә, югарыды әйтелеп киткән объектларны контрольгә алырга, шулай ук Яшел Үзән челтәрләрнен ремонтлау эшләренең барышына игътибар итәргә кушты.

ТР Төзелеш Министрлыгы сүзләренә караганда, Дәүләт төзелеш күзәтүенең, Бөгелмә һәм Менделлевск районнарындагы объектларга карата да кисәтүләре бар.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 115 объектның 41е файдалануга тапшырылган. Файдалануга тапшырасы объектлар арасында 54 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 6 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 14 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, аз катлы төзелеш программасында ( шул исәптән ИЖС) уңай динамика күзәтелә. Программаның 1910 объекты арасыннан 725 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.

Авария хәлендәге торакны ликвидацияләүнең 2013 елгы программасы турында сөйләгәндә, министр, авария хәлендәге торак ( 427 мең кв. метр) ликвидацияләү программасының проекты әзерләнгән булуын хәбәр итте. Әлеге проект киләсе атнада кул куелырга тәкъдим ителергә тиеш.

ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд тарафыннан Татарстанга, 2013-2017 еллар өчен якынча лимит тапшырылган, әлеге лимитның күләме 4,33 млрд. сум. Министрлык тарафыннан программаны тормышка ашыру механизмы эшләнгән һәм лимитның 2013-2017 еллар өчен якынча бүленеше әзерләнгән. Республиканың муниципаль оешмалары бүленешендә.

ТР Президенты белән лимитлар турында килешенгәннән соң, 5 еллык Республика адреслы программасы приложениесе белән авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерүгә, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чаралары хисабына, финанс ярдәме алу өчен гариза бирү ппланлаштырыла.

Участок полиция хезмәткәрләренә хезмәт торагы төзүгә кагылышлы программа буенча 12 районга сораулар бар. Әлеге районнарда бүгенге көнгә кадәр полиция хезмәткәрләре өчен торак төзү эше башланмаган. Барлыгы республиканың 39 муниципаль оешмасында, участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзү планлаштырыла.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры, “Авыл клублары” программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, 21 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә торуын һәм анда түбә ябу буенча эшләр эшләнүен хәбәр итте. Арча, Лаеш һәм Питрәч районнарындагы объектлар файдалануга тапшырылган инде. Ләкин район-аутсайдерлар да бар. Ирек Фәйзуллин, 30 августка, 2013 елгы программа объектларның барысы да төзелергә һәм файдалануга тапшырылырга тиешлеген искәртеп, артта калучы районнардагы эшләрне тизләтергә кушты.

Шулай ук, бүген Ирек Фәйзуллин катнашучыларны, муниципаль оешмаларда спорт мәйданнарын төзү барышы белән дә таныштырды. Аның сүзләренә караганда, эшләү исемлегендә барлыгы 151 объект бар. Әлеге эшләрне финанслауның гомуми күләме 300 млн. сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык 43 муниципаль оешма, кирәк булган килешүләргә кул куйды, ә 16 муниципаль оешмада төзү эшләре башланган.

Алда әйтелгәннәргә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов, төзү эшләренең барысы да төзелеш чоры периодында тәмамланырга тиешлеген әйтте. Шуңа бәйле рәвештә, ул артта калганнарга эшне тизләтергә һәм эшләгән эшләргә көн саен конроль ясарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International