Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында ягулык чорына әзерлек торышы турында хәбәр иттеләр

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсенә ягулык чорына әзерлек турында сөйләде.

Киңәшмә, традицион рәвештә, Татарстанның барлык муниципаль районнары белән тоташтырылган видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чара эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 9 август торышына, 9657 йорт юдырту актын кабул итте, 9569 йортта төчеләндерү акты бар. Әгерҗе, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Питрәч районнарына карата кисәтүләр бар: аларда эшләр артта кала.

9333 йортның әзерлек паспорты әзерләнгән һәм Дәүләт торак инспекциясенә тапшырылган. Республиканың Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Мөслим, Тукай һәм Чирмешән районнарында һәм Казандагы торак йортларның паспортларын әзерләү эше артта калып килә.

Социаль өлкә объектларының ягулык чорына әзерлеге турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 3498 белем бирү объектының 2374е әзерләнгән; 1534 сәламәтлек саклау объектының 1177е әзерләнгән; 1972 мәдәни объектның 1340ы әзерләнгән.

Җылылык белән тәэмин итү объектлары буенча Татарстандагы хәлләр түбәндәгечә: 2674 котельняның 2076сы әзерләнгән, ә 2989км җылылык челтәренең 2316сы әзерләнгән.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, әлегә чишелмәгән сораулар юк. Аерым алганда, Яшел Үзән районына карата җылылык челтәрләре буенча сораулар бар: аларның торышы белән канәгатьнәнеп булмый.

Йомгак ясаганда, Рөстәм Миңнеханов, ягулык чорына әзерлек буенча эшләрне оешкан рәвештә башкарырга кушты. “Җәен ничек эшлибез, кышын шулай кышлаячакбыз”, - диде ул һәм котельня һәм җылылык челтәрләренең ягулык чорына әзерлеген тикшерергә, шулай ук белгечләрнең аттестациясен үткәрергә кушты. “Җылылык соравы – иң мөһим сорау”, - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International