Казанда Төзүче көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген, Төзүче көненә багышланган бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Каенлык мәйданында (Казанның Идел буе районы) Сабантуй форматында оештырылган иде. Кунаклар һәм катнашучыларны Сабантуйның традицион капкалары каршы алды, әлеге капкалар ике экскаваторның югарыга күтәрелгән чүмечләре ярдәмендә эшләнгән иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөргән вәкилләр, төрле компанияләр тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштылар, әлеге компанияләр арасында Казан ДСК, Кощаков кирпеч заводы, кәрәзле һәм монолит поликарбонат җитештерә торган предприятие, полиэтилен торбалар җитештерә торган завод, “Аутомотив Гласс Альянс Рус” ЯАҖ һәм башкалар бар иде.

Аннан соң, Британиянең JCB компаниясе җитештергән экскаватор-төягечләрнең йөртүчеләре, кунакларга, техника белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Экскаватор-төягечләрнең шоуында машиналарның бишенче сериясе чыгыш ясады. Гомумән алганда, Британия компаниясе техникасы, Татарстан Республикасының барлык мөһим төзелеш объектларында актив кулланыла.

Республиканың барлык муниципаль районнары тарафыннан, бәйрәм өчен әзерләнгән иҗат мәйданнарын караганнан соң, төп игътибар, Сабантуйның төзелеш тармагы хезмәткәрләре өчен әзерләнгән мәйданына юнәлтелде. Бәйрәм төзүче һөнәренә багышланып тематик сәхнәләштерелгән пролог белән башланды. Чарада тармак ветераннарын, Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган төзүчеләрен сәламләделәр. Ветеран-төзүчеләрнең берсе, яшь буынга, төзелеш техникумнарын тәмамлаучыларга һөнәр символы – мастерок тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда, республиканың төзелеш комплексы эшенә нәтиҗә ясады. Соңгы биш ел эчендә без барыбыз да бер максат белән яшәдек – 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы Казанда тиешенчә үткәрү, диде Рөстәм Миңнеханов, Уеннарга төзелгән барлык төзелеш – сезнең хезмәтегез. ТР Президенты искәртеп киткәнчә, республиканың төзелеш комплексында 130 меңнән артык эшче исәпләнелә, ә аларның гаиләләрен дә исәпкә алсак, 500 меңнән артык кеше, һәм бу кешеләрнең барысы да төзелеш тармагы белән бәйләнгән. Төзелеш комплексының тулай региональ продукт (ТРП) күләменә керткән өлеше – 14% тәшкил итә, моның өчен дә сезгә зур рәхмәт, дип, Рөстәм Миңнеханов, төзүчеләргә мәрәҗәгать итте. Ул Төзүче көнен, бүгенге кебек, киң масштаблы итеп бәйрәм итүне традициягә кертергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты тармакның аерылып торган, иң яхшы хезмәткәрләренә берничә дәүләт бүләге тапшырды. Шулай итеп, “Батырларча хезмәт өчен” медальләре, “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”, “Татарстан Республикасы транспортыныңатказанган эшчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган газчысы” мактаулы исемнәре тапшырылды, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасының төзелеш тармагы үсешенә һәм Казанда 2013 елда булган  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын төзүдә зур өлеш керткән өчен, “Казан шәһәре муниципаль оешмасы башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция  идарәсе” муниципаль казна учреждениесе коллективы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Казандагы җәйге Универсиадага әзерләнү вакытында, эшнең күп булуына карамастан, республиканың бер генә муниципаль районында да төзелеш күләме кимемәде, шулай ук алдан билгеләнгән барлык программалар да томышка ашты. Без моннан соң да сәгать кебек эшләрбез, ышанычыгызны акларбыз, диде Ирек Фәйзуллин республика төзүчеләре исеменнән.

Казан мэры Илсур Метшин сәхнәгә менгәч, түбәндәгеләрне әйтте: әгәр дә аннан, елның төп герое кем дип сорасалар, җәйге Универсиадада рекорд санындагы медальләр алган  спортчыларны һәм, әлбәттә, төзүчеләрне әйтер иде. Нәкъ төзүчеләр барлык спорт һәм социаль объектларны, юл чишелешләрен, аэропорт бинасын, Универсиада авылын төзеделәр. Болар барысы да – сезнең зур хезмәтегез, диде Илсур Метшин, барлык шәһәр халкы исеменнән сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм һәм баш иям.

Илсур Метшин тармак эшчеләренә Казан мэрының Рәхмәт хатын, “Яхшы хезмәт өчен” билгесен тапшырды.

Бәйрәмнең кадерле кунагы, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзү сәясәте һәм төзелеш сораулары буенча Мәскәү мэры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Хөснуллин да төзүчеләргә, зур хезмәтләре өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде. Сез эшләгән эшләр – батырлык, диде ул, Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында эшләнгән объектларның күләменә, сыйфатына гаҗәпләндем. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тынгысыз энергиясе ярдәмендә, республиканың төзелеш комплексы, бүгенге көндә, шундый зур күләмле төзелешкә ия һәм шул кадәр югары күтәрелде.

Марат Хөснуллин, Мәскәү Хөкүмәте исеменнән, бүгенге көндә Мәскәү объектларын төзүдә катнашкан Татарстан Республикасы төзүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

Бәйрәм кунаклары өчен җырчы Салават Фәтхетдинов, “Мираж” төркеме һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International