Татарстанлыларга тарифларны исәпләү мәсьәләләрендә ярдәм итәчәкләр

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм башкалар тарифларны исәпләү мәсьәләләрен аңлатачаклар, хезмәт һәм пенсия өлкәләрендәге хокук бозуларны ачыкларга ярдәм итәчәкләр. 

 

Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99, 279-25-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International