«Төзелеш тармагы лидерлары» III бөтенроссия идарәчеләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенроссия конкурсы - төрле дәрәҗәдәге җитәклшүче позицияләрдә төзелеш өлкәсенең дәүләт яки коммерция оешмасында эш тәҗрибәсенә ия идарәчеләр, төзелеш тармагы вәкилләренең ачык тармак конкурсы.

Конкурс төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармаклары оешмалары һәм предприятиеләре лидерларын ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, Россия җәмгыятендә әлеге тармакларның абруен күтәрүгә ярдәм итә.

Конкурс программасы кысаларында узган сезон финалистлары һәм  җиңүчеләре төрле юнәлешләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә төзелеш тармагын үстерү проектларын әзерләделәр һәм тәкъдим иттеләр.

Чараны профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тармак институтлары, берләшмәләр һәм берлекләр ярдәме белән Бөтенроссия милли төзелеш сәясәте үзәге оештыра.

Катнашучыларның гаризалары 2023 елның 30 маена кадәр бәйгенең рәсми сайтында кабул ителә.

Белешмә:

«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенроссия конкурсы 2021 елдан гамәлгә ашырыла. 2021 елда теркәлгән катнашучыларның гомуми саны - 9765 кеше, 2022 елда - 11 275.

2022 елда Россия Федерациясенең 45 төбәге катнашкан. Шуларның 12се - республикалар, 3се - автономияле округлар, 6сы - крайлар һәм 24е - өлкәләр. Иң күп катнашучылар Мәскәү һәм МӨ, ХМАО, Свердловск өлкәсе, Кырым Республикасы, Краснодар крае һәм Санкт-Петербургтан. Беренче тапкыр Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Беларусь Республикасы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International